Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Язучы, якташыбыз Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы төрек теленә тәрҗемә ителгән

Тәрҗемәче Мехмет Араз романны Төркиядә китап буларак чыгарырга тели. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.

Татар әдәбиятын өйрәнгән төрек теле һәм әдәбияты белгече, тәрҗемәче Мехмет Араз (Mehmet Araz) «Татар әдәбиятында тарихи романнар һәм язучы Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы» темасыннан фәнни хезмәт яклаган һәм үзе өйрәнгән әсәрен тәрҗемә иткән.

«Татар әдәбиятында тарихи романнар күп түгел. Таһир Нәбиуллинның „Качкын“ романына аеруча әһәмият бирдем. Романны танытырга теләп, төрекчәгә тәрҗемәсен китап буларак чыгарырга йөрим», — дип сөйләгән ул Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбировага.

Язучы әсәрне повесть дип билгеләгән, ләкин тәрҗемәче, күләменнән һәм эчтәлегеннән чыгып, тарихи роман дип саный. «Бер-берсенә бәйле ике өлештән тора, барлыгы 41 бүлек, 224 бит», — ди Мехмет Араз.

Язучы Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллин 1933 елның 25 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында туган. Белеме буенча икътисадчы, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куя, аннары Түбән Кама “Нефтехим”  предприятиесендә баш бухгалтер булып эшли. 1993 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Таһир Нәбиуллин романда XIV–XXI гасырларда татар халкының тормышын сурәтли, ди тәрҗемәче. Ул шул чорга хас үзенчәлекләрне аерым билгеләп үткән. «Качкын» романында берничә ай исемен күрдем. Кызыксындым, мәгълүмат эзли башладым. Барлык унике айның исемен таптым. Мәсәлән, хəмəл – март, сəвер – апрель, җәүза – май, сəрəтəн – июнь, әсəд – июль, сөнбелə – август һ.б.», – дип мисал китергән галим.

Мехмет Араз фәнни эшендә «Качкын» романы мисалында татар әдәбиятының Болгар чорыннан алып үсешен, татар әдәбиятында тарихи романның килеп чыгышын тикшергән. Ул фәнни эшен Төркиянең Мугла Сыткы Кочман университеты Заманча төрки халыклар телләре һәм әдәбиятлары бүлегендә яклаган.

Галим татар язучысы Таһир Нәбиуллин турында Интернетта мәгълүматның аз булуын әйткән.

Мехмет Араз — Галимҗан Ибраһимовның да ике хикәясен төрекчәгә тәрҗемә иткән галим. Татар язучысының «Яз башы» хикәясе «Темрин фикер һәм әдәбият» журналының (Temrin Düşünce ve Edebiyat Dergisi) 107нче санында, «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәясе «Төрек теле» журналының (Türk Dili Dergisi) 829нчы санында чыккан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев