Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яшьләр сәясәте лидерлары арасында 49 фатир уйнатылачак

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 12 майдан 31 июльгә кадәр кабул итәчәкләр.

Яшьләр сәясәте лидерлары һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары активистлары арасында 49 фатир уйнатылачак. Бу хакта яшьләр торак конкурсына багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтте.

«Әлеге конкурс 2011 елдан бирле бара. Студентлар конгрессы вакытында яшьләр арасында әлеге конкурсны үткәрү турында карар кабул ителде. Ул студентлар, аспирантлар һәм яшь белгечләргә социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда үзләренең торак мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә», — диде Тимур Сөләйманов.

Әлеге программа буенча инде 245 җиңүче фатирлы булган. Социаль ипотека буенча әлеге конкурс шартларында торакның 1 квадрат метры 42500 сум тора. Җиңүчеләр фатирны бер ел эчендә ала.

«Конкурста катнашу өчен гаризаларны 12 майдан 31 июльгә кадәр җибәрергә була. Барлык кирәкле мәгълүматлар да Вконтакте социаль челтәрендәге төркемдә бар. Гаризалар электрон рәвештә кабул ителә. Сораулар белән студентлар лигасына мөрәҗәгать итәргә була», — диде конкурсның башкарма директоры Камолиддин Бобохонов.

Әлеге конкурста 18-30 яшьтәге кешеләр һәм шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр катнаша ала.

«Бу конкурста Казаннан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән дә катнашалар. Актаныш, Зәй, Чирмешән, Кама Тамагы, Бөгелмә районнарыннан җиңүчеләр бар. Без конкурста актив катнашырга чакырып калабыз. Иң мөһим шарт: кая гына булса да, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашу», — дип белдерде Тимур Сөләйманов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев