Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыкларын алмаштыруны һәм бирүне дәвам итәчәк, әмма дәүләт хезмәтләрендә алдан язылырга кирәк һәм коронавирус инфекциясе таралудан саклануга юнәлдерелгән чараларны үтәү мөһим.

Вакыты чыккан машина йөртү хокукы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. РФ Президенты үз Указы белән мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озынайтты

Шулай итеп, бу елның 1 февраленнән 15 июленә кадәрге чорда гамәлдә булу срогы чыга торган машина йөртү таныклыклары өстәмә белешмәләр һәм документларсыз автомат рәвештә озайтылды. Алар ведомствоның норматив хокукый акты белән билгеләнәчәк тәртиптә алмаштырылу мизгеленә кадәр дөрес дип санала. Мондый чара кешеләр, коронавирус инфекциясе кабынышларын булдырмас өчен, инстанцияләргә йөрмәсен өчен кабул ителде.

Шуңа да карамастан, Дәүләт автоинспекциясе праваларны алмаштыруны, шулай ук транспорт чараларын теркәүне дәвам итәчәк, әмма дәүләт хезмәтләрендә алдан язылырга һәм инфекция таралудан саклануга юнәлтелгән чараларны үтәргә кирәк.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев