Туган як

“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган

Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.

Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында хәрәкәтне чикләү 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул капиталь ремонт белән бәйле.

Әлеге участокны “Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама” һәм “Яр Чаллы — Түбән Кама — Көньяк” маршрутлары аша урап узарга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: