Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яхшы якка үзгәрешләр бар

Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларның август киңәшмәсендә 2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) татар телен дәүләт теле буларак укыту мөмкинлеге кертелү хакында хәбәр җиткерде.

Татар теленең дәүләт теле буларак, уку планы буенча мәҗбүри укытылачак дигән сүз дип аңлыйм мин моны. Татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар федераль реестрга кертелгән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә яңа дәреслекләр эшләнгән.

Димәк, «Татарлар – алга» шигыре белән телебезне ныклап өйрәнә башларга! Бәлки әле тора-бара югары уку йортларында да татарча белем бирү мөмкинлеге ачылыр. Татар теле дәрәҗәсе хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелер. Галимнәр 70 проценттан азрак балалар үз телендә белем алган очракта милләт юкка чыгу куркынычы астында диләр.

Ә Илсур Һадиуллин әйтүенчә, 2020 елда Татарстанда 65 процент кына мәктәп укучысы татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. Республикада, филиалларны да кертеп, барлыгы 657 генә татар мәктәбе исәпләнә икән. Соңгы биш-алты ел эчендә 699 татар мәктәбе рус телле мәктәпкә әйләнгән. Сәбәбен язмасалар да чамалыйбыз: әти-әниләр балаларын татар мәктәбенә бирми, чөнки БДИны рус телендә бирәсе, югары уку йортларында русча укыйсылары бар. «Бал дигәнгә карап кына авыз балланмый», татар теле турында күп сөйләп утырып кына татар телен бетүдән коткарып кала алмабыз. Кичекмәстән конкрет мисаллар кирәк.

Татар зыялылары, татар җырчылары сәхнәдә генә түгел, интернет битләрен дә татарча алып барсыннар. Алай гына түгел, балалары белән татарча сөйләшсеннәр, татар мәктәпләренә бирсеннәр. «Минем газиз халкым» дигән коры сүз белән майламыйча, гади халыкка үрнәк күрсәтсеннәр. Мин шулай уйлыйм, ә сез ни диярсез?..

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X