Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яңа юл Кама аша узачак

Түбән Кама районында М-7 әйләнеч трассасын төзүгә ныклап керешмәкчеләр. Федераль әһәмияттәге әлеге юл участогы шәһәрне транзит транспортыннан бушатачак.

Икенчесеннән башлаганнар

Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп узу юлын төзү өч этапта башкарылачак. Яңа юл төзелеше берьюлы өч районга – Түбән Кама, Тукай һәм Зәй районнарына кагылачак. Хәзер Түбән Кама районында бу юнәлештә күләмле эшләр бара. Төзелеш ике этапка бүленгән. Эшне шуның икенчесеннән башлаганнар. Ул стратегик әһәмияткә ия, М-7 трассасын транзит транспорты хәрәкәтеннән бушатачак һәм Түбән Камадан алып Казанга кадәр булган юлда вакытны бер сәгатькә кыскартачак.

Дүрт полосалы (һәр якка икешәр полоса) магистраль узган елның декабрендә Шәңгәлче авылы тирәсендә салына башлады. Төзелешне 2024 елда тәмамларга планлаштыралар. Икенче этапның проект эшләренә генә дә 204 миллион сумм акча бүлеп бирелгән.

 

«Сарсаз-Блидан башлана һәм Яр Чаллы-Әлмәт автоюлы белән кисешкән урында тәмамлана торган Түбән Кама һәм Яр Чаллыны әйләнеп узучы юл төзелешенең икенче этабы объектында гомуми күләме 830 мең кубметр булган җир эшләренең 35 проценты башкарылган. 23,7 километр озынлыктагы участокның 20 километрында эшләр бара. Хәзерге вакытта җиде яслма корылмада эшләр башланды. Су үткәрү торбаларын урнаштыру буенча әзерлек эшләре бара», – дип сөйләде төзелеш заказчысы, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ начальнигы урынбасары Тимур Хафизов.

 

Әлеге күләмле төзелешнең барлык ихтыяҗларын ябу өчен, подрядчы булып торучы «Алексеевскдорстрой», төзелеш мәйданчыгында ук сәгатенә 250 тонна җитештерүче асфальт-бетон заводы эшләтә башлый. Шулай ук грунтның ныклыгын арттыру өчен, җир полотносы геотекстиль катламы белән көчәйтелә.

ЭШ ЭТАБЫ – САННАРДА

307 эшче

136 берәмлек техника

23,7 км-участокның озынлыгы

8 күпер

2 юлүткәргеч

1 юллар кисешү корылмасы

18,5 млрд. сум – финанслау күләме

Нәтиҗәләрне көтәбез

Юлның беренче этабын барлык өч этап буенча да баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсеннән соң төзи башлаячаклар. Эшкә агымдагы елның өченче кварталында керешергә исәплиләр.

«Проектта 5 юллар кисешү урыны, 10 күпер һәм 12 юлүткәргеч төзү каралган. Урап узуның гомуми озынлыгы 81,4 километр тәшкил итәчәк», – дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районының төзелеш буенча РИК урынбасары Радик Хаҗиев.

Беренче этап Сарсаз-Блидан башлана һәм, Кама елгасының икенче ярындагы күперне узып, Алабуга районының Костенеево авыл җирлегенә чыга, шуннан соң М-7 федераль трассасы белән тоташтырыла. Күпернең озынлыгы якынча 1,3 километр тәшкил итәчәк.

ШӘҺӘРДӘШЛӘР ФИКЕРЕ

Дамир:

– Әйләнеч трасса төзелеше турында ишеттем. Минемчә, бу дөрес карар. Транспорт азрак булачак, бу шәһәрне бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, яхшы проект!

Алексей:

– Әйләнеп уза торган юл турында ишеттем. Әлбәттә, автомобиль йөртүчеләргә уңайлы булачак. Юлда вакытны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Илнара:

– Яхшы проект, чөнки шәһәр юллары алай тиз тузмаячак.

Александр:

– Алабугага барырга хәзер якын булачак, шуңа күрә бу яхшы. Шәһәр юллары бушаячак, чөнки транспорт азрак, димәк, юлларның торышы да яхшы булачак.

Резедә:

– Юлда йөрүчеләргә яхшы булыр, чөнки урап узучы юл турыдан-туры трассага чыгарга мөмкинлек бирә, шәһәргә дә җиңелрәк булыр. Яңа юллар – ул һәрвакыт яхшы!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев