Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Волонтерлар Конституциядәге үзгәрешләрне аңлатачак

Буклетлар, листовкалар һәм брошюралар куелган махсус нокталар республиканың сигез шәһәрендә булачак.

Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы утырышында фикер алыштылар.

«Конституция волонтерлары» проекты Россиянең төп законына кертелә торган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән. Яз көне республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, аңлату чаралары узачак. Аларны «Конституция волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы оештыра.

Хәзер илнең төрле субъектларында әлеге проектны тормышка ашыруга актив әзерлек алып барыла, һәм без читтә калмыйбыз», — диде «Татарстан Республикасы волонтерлар мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Проект кысаларында Татарстанда 30дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк. Алар күп функцияле үзәкләрдә, мәдәният йортларында, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Волонтерларның сменалар графигы халык активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, зур сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырыла. Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрергә планлаштыралар.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев