Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне күчерергә кирәк

Белгечләр илнең төп законына үзгәрешләр кертү турында тавыш бирүнең яңа датасын билгеләячәк.

Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү яңа типтагы коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен күчерелде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

» Тавыш бирүне соңрак вакытка күчерергә кирәк дип саныйм", — дип билгеләп үтте Путин.

Элегрәк тавыш бирүне Гражданнарның иминлеге өчен күчерү мөмкинлеге турында РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.

Илнең төп документына берничә төзәтмә кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балаларны һәм гаилә кыйммәтләрен яклау, социаль гарантияләр, һәм сыйфатлы медицина мәсьәләләренә кагыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев