Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Владимир Путин Казанга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме биргән.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан башкаласы фән һәм сәнәгать бердәмлеге булган.

Россия Президенты “Победа” оештыру комитеты тәкъдимен кабул итеп, Казанга һәм тагын 19 шәһәргә “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен биргән. Ул шәһәрләр арасында шулай ук Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Саратов, Омск һ.б. калалар бар. Исемне раслаучы документлар якын арада әзер булачак. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда Пе-8 бомбардировщигы җитештерелгән. Хәрби продукцияне – очкычлар, реактив двигательләр, “Катюша” өчен дары, солдатлар өчен кием – 200 тирәсе предприятие чыгарган. СССР фәннәр Академиясе институтларының өчтән бере Казанда эвакуациядә булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев