Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Урам һәм йорт адресы күрсәткечләренең ике телдә булуын тикшереп торалар

Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы үтте.

Республика урамнарында урнаштырылган күрсәткечләр барысы да ике телдә эшләнгән, бары тик йортлардагы адрес табличкалары мәсьәләсендә генә проблемалар бар. Бүген Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы 2019 елга республикада дәүләт телләренең кулланылышына йомгак ясады. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренә караганда, урам күрсәткечләре 100 процент ике телдә урнаштырылган. Министр урынбасары аеруча Чистай, Минзәлә, Актаныш, Ютазы районнарын билгеләп үтте.

prav.tatarstan.ru

«2019 ел дәвамында ТР Дәүләт торак инспекциясе торак йортларда адрес атрибутикасының ике телдә язылуын тикшереп торды. Кайбер районнарда җитешсезлекләр табылды, ягъни, кайбер районнардан бирелгән мәгълүмат дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Әмма андый очраклар кими бара», — диде министр урынбасары.

Министрлык вәкиле район җитәкчеләренә бу эшләрне тикшерүләрне көтеп тормыйча башкарырга киңәш итте. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урамнардагы һәм торак йортлардагы күрсәткечләрне алга таба да контрольдә тотачак.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X