Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк
Галим билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк. Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К. Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Казанның мактаулы гражданины Урал Закиров шундый фикерен белдерде.
«Мин, һичшиксез, әлеге инициативаны — Конституциягә фәнни-техник үсеш турындагы төзәтмәләрне хуплыйм. Алар Россиядә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк», — диде Урал Закиров.
Ул билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев