Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Туганыбыздай "Гөлфирә апа", дип дәшә идек

Башта «Ленин нурлары»нда, аннан соң «Туган як»та эшләгән, алыштыргысыз корректор, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Гөлфирә Нурулла кызы ШӘРИФУЛЛИНА вафат

Аңа әле яшисе дә яшисе иде бит... Кышның иң матур көннәрендә, якынлашып килүче Яңа елны каршылаганда, шул бәйрәм белән янәшә үк торган туган көне алдыннан мәкерле авыру Гөлфирә апабызны арабыздан алып китте. Без – хезмәттәшләре аны үз туганыбыздай якын күреп, яратып, әнә шулай «Гөлфирә апа» дип эндәшә идек. Ачык йөзле, киң күңелле, һәркемгә игътибарлы, табигате белән җыр-моңга гашыйк, җор телле Гөлфирә апа һәрчак коллективыбызның үзәгендә булды. Шул ук вакытта туры сүзле, фикерен өздереп әйтә алуы белән дә ул ихтирамга лаек иде. Алар ире Хатип абый белән олы тормыш юлы уздылар. Шатлыкларын уртак итеп, кыенлыкларын бергә җиңеп, пар канат булып яшәделәр. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, сер бирми торган, күңелен төшерми торган, гадәте бар иде Гөлфирә апабызның. Шушы авыр көннәрендә иренең, улларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Гөлфирә Шәрифуллинаның урыны оҗмах түрләрендә булсын.

«Туган як» газетасы хезмәткәрләре.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев