Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтү урыннарында юл үткәргеч һәм ике транспорт чишелеше төзелеше башланды

М-7 трассасын төзүнең өченче этабында ике транспорт чишелеше, өч юлүткәргеч һәм Чаллы елгасы аша күпер төзеләчәк.

«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Новотроицкое-Комсомолец төбәк автомобиль юлы өстендә узачак юлүткәргеч төзелеше башланган. Хәзерге вакытта участокта субай сугу эшләре башкарыла.

Шуның белән бергә, ике транспорт чишелеше составындагы юл үткәргечләрдә дә эшләр башланган. Шуларның берсен Яр Чаллы — Сарман төбәк юлы белән кисешкән урында төзиләр. Икенчесе – Сосновый Бор бистәсе янында, М-7 трассасының төп юнәлешенә тоташкан урында.

Эшләр трассаның төп участогында да бара. Төзүчеләр җирнең өске катламын чистартып юл конструкциясен төзи башлаганнар.

Түбән Кама һәм Яр Чаллыны әйләнеп узучы юл дүрт полосалы булачак. Проектта 5 юллар кисешү урыны, 10 күпер һәм 12 юлүткәргеч төзү каралган. Әйләнеп узуның гомуми озынлыгы 81 км тәшкил итәчәк. Төзелеш өч этапта алып барыла. Өченче этап Татарстанның Зәй һәм Тукай районнары аша узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев