Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР Рәисе быел Ураза гаетен һәм Корбан бәйрәмен билгеләп үтү даталарын билгеләде

Республика җитәкчесе шул хактагы указны имзалаган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда Ураза гаетен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү даталарын билгеләде. Республика җитәкчесе шул хактагы указны имзалаган, дип яза «Татар-информ».

Аерым алганда, «ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» мөселманнар Ураза гаетен 10 апрельдә билгеләп үтәчәк.

Үз чиратында, Корбан бәйрәме 16 июньгә туры килә, диелә документта.

Быел 10 апрель чәршәмбегә туры килә, шул рәвешле ул ял көне булачак. 16 июнь — якшәмбе, ял көннәренә туры килүче республика бәйрәм көннәре күчерелми.

Элегрәк ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2024 елдагы дини бәйрәмнәрнең даталарын бастырып чыгарган иде. Аннан күренгәнчә, Рамазан ае 11 мартта башлана. Мөселманнар Мәүлет бәйрәмен 15 сентябрьдә билгеләп үтәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев