Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары шәһәрдә төзелеп килүче «Адымнар» мәктәбендә булган

Түбән Камага ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина килгән иде.

Алар Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин белән берлектә  төзелеп килүче «Адымнар» полилингваль мәктәбендә булган.

Делегация 460 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ашханәсен, азык-төлек блогын, уку сыйныфларын, актлар һәм спорт залларын карап чыккан.

"Мәктәп төзелеше вакытында тәмамланачак. Без графиктан алда барабыз. Барлык төп эшләр дә башкарылды, диярлек. Кайбер вак-төяк мәсьәләрне хәл итү, мәктәпне җиһазлар белән тәэмин итү, территорияне төзекләндерү эшләре генә калды", - дип сөйләгән Айдар Гарифуллин.

Делегация канәгать калган. Сөнгатуллина фикеренчә, бу мәктәп балаларга һәм укытучыларга бик ошаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев