Туган як

Тимур Кадыйров: Төп законга төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе татарстанлыларны илнең яңартылган Төп законы өчен тавыш бирергә чакырды.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров шундый фикерен белдерде.

«Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнгәч, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтү, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлгәнлеген аңлаячак. Алар эшчәнлекнең барлык аспектларына, яшьләргә, укытучыларга кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак. Шунлыктан бөтен кешегә дә участокларга килергә һәм әлеге төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк», - дип белдерде Кадыйров.

Аның сүзләренчә, илнең төп законын яңарту шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр булдырачак, бу исә тулаем алганда бөтен ил һәм татарстанлылар тормышында уңай чагылыш табачак.

«Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Бүген бу аеруча мөһим. Төрле халыкларның вәкилләре әйтүенчә, халык телсез яши алмый. Әлеге мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак», - дип сүзен йомгаклады Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: