Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Төгәл БДИ-2020 бирү вакытлары билгеле булды

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елда БДИ узачак көннәрне раслады.

3 июльдә укучылар география, әдәбият һәм информатиканы тапшырачаклар.

Рус теле буенча иң массакүләм имтиханны 2 көнгә - 6 һәм 7 июльгә бүлделәр.

10 июльдә – профильле математика.

13 июльдә-тарих һәм физика буенча БДИ узачак.

16 июльдә җәмгыять белеме һәм химия.

20 июльдә биология һәм чит телләрдән язма өлеше буенча дәүләт имтиханы билгеләнгән.

22 һәм 23 июльдә чит телләр буенча телдән сөйләү өлеше узачак.

24 июль рус теле һәм чит телләрдән тыш, барлык фәннәр буенча резерв көн.

25 июльдә  барлык уку предметлары буенча.

Август аенда имтиханнарны июль аенда тапшыра алмаучылар өчен икенче дулкыны узачак.

- 3 августта география, әдәбият, информатика, биология, тарих һәм чит телләрдән имтиханның телдән сөйләү өлеше, 5 августта – Рус Теле, 7 августта – җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика һәм чит телләрдән язма өлеше буенча БДИ узачак. 8 августта расписаниедә барлык фәннәр буенча имтихан тапшыру өчен резерв көн каралган.

Элегрәк президент Владимир Путин БДИ тапшыру Россиядә 29 июньдә башланачак дип игълан иткән иде. Бу көнне һәм 30 июньдә беренчел сынау имтиханнарын үткәрергә карар кылынды.

Исегезгә төшерәбез, быел БДИны югары уку йортларына укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырырга тиеш. Аттестатларны барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да еллык бәя нигезендә алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев