Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбәнкамалыларны «Туган авылым» фотоконкурсында катнашырга чакыралар

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында “Туган авылым” милли комплексы фотоконкурс игълан итте.

Конкурста катнашу өчен жюри хөкеменә 3 номинациянең берсендә туган авылның фотосурәтен тәкъдим итәргә кирәк:

"Татарстан Авылы. Эш көннәре һәм бәйрәмнәр";

"Авылның гореф-гадәтләре, йолалары, халык кәсепләре"";

"Татарстан Табигате".

Һәр номинациядә өч лауреат билгеләнәчәк. 

I дәрәҗә диплом өчен — 40 мең сум.

II дәрәҗә диплом өчен — 30 мең сум.

III дәрәҗә диплом өчен 20 мең сум биреләчәк.

Конкурста катнашу өчен анкета-гариза тутырырга кирәк. Аннары аны һәм фотографияне (яки берничә фотография) photokonkurs_tug-aul@mail.ru электрон почтасы аша яисә 420016, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин ур., 14/56 адресы буенча җибәрергә кирәк.

Нәтиҗәләр 1 июльгә кадәр ясалачак. Конкурсның тулы шартларын нигезләмәдә  укырга мөмкин.


 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев