Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Новгород башкаручылары «Безнең Җиңү көне» җыр марафонына кушылды

Идел буе федераль округы җырчылары һәм хорлары үз туган телләрендә композитор Давид Тухманов шагыйрь Владимир Харитонов сүзләренә иҗат иткән «Җиңү көне» җырын башкара.

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» акциясенә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты. Бу хакта вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Новгородта әлеге җырны (Җиңү символына әверелгән әлегә композициянең иҗат ителүенә быел 45 ел тула) академик һәм джаз музыкантлары, фольклор һәм поп-җырчылар башкарды.

Алар арасында губерна хоры вокалистлары һәм «Голос. Дети» проектында катнашучылар, А.С.Пушкин исемендәге Түбән Новгород дәүләт опера һәм балет театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков, Түбән Новгород губерна оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев, Түбән Новгородның «Любава» халык җыры муниципаль ансамбле, Идел буе округының РФ милли гвардия гаскәрләре җыр һәм бию ансамбленең вокаль төркеме бар иде.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагывәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте

Аларга шулай ук «Голос. Дети» проектында катнашучы Дарья Лебедева һәм Егор Григорьев, «Jack Daniels Time» кавер-төркеме башкаручылары Владимир Торопыгин һәм Андрей Паньшин да кушылды.

«Безнең Җиңү көне» акциясендә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Самара өлкәсе катнашты. Түбән Новгород өлкәсе эстафетаны Пермь краена тапшырачак. Идел буе федераль округы җырчылары һәм хорлары үз туган телләрендә композитор Давид Тухманов шагыйрь Владимир Харитонов сүзләренә иҗат иткән «Җиңү көне» җырын башкара.

Иҗат коллективларының чыгышлары Идел буе федераль округлары төбәкләрендә 2020 елның февралендә һәм март башында яздырылды. Республика һәм өлкә иҗат коллективларының җырлары җирле телеканаллар һәм радиостанцияләрдә 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Һәр көнне акциягә яңа төбәк кушылачак. 9 Майда исә «Җиңү көне» җыры марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.

Барлык телләрдә яңгыраган җырларны #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча социаль челтәрләрдә һәм YouTube видеохостингында табарга мөмкин.

Фото: РФ Президентының Идел буе федераль округындагывәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев