Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада яшәүчеләрне ике кыска эш атнасы көтә

Июнь аенда Россиядә кыскартылган ике эш атнасы булачак.

12 июнь Россия көне уңаеннан, киләсе атнада 4 эш көне генә булачак. Пәнҗешәмбе, 11 июнь бәйрәм алды көне буларак, 1 сәгатькә кыскартылачак.

Җиңү Парады көне, 24 июнь, Владимир Путин хезмәт хакын саклап калып, ял көне дип игълан итте, шуңа күрә россиялеләр 22-23 июньдә һәм 25-26 июньдә эшләячәк.

23 июнь көнне 1 сәгатькә кыскартылмаячак, чөнки 24 нче июнь бәйрәм түгел, ә «эш көне» дип санала.

Июль аенда шулай ук бер кыска эш атнасы булырга тиеш. Элегрәк Дмитрий Песков һәм Павел Крашенинников 1 июльне ял көне дип игълан итәчәкләр, дигән иде. Әмма бу хакта рәсми документ әлегә юк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев