Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада Украинада махсус операция вакытында һәлак булган солдат белән хушлашачаклар

Украинада махсус операция барышында Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин һәлак булды. Аңа нибары 30 яшь иде.

Бу уңайдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

"Кызганычка каршы, безнең республика беренче югалтуларга дучар булды. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның үлеме турында кайгылы хәбәр килде. Сержант - контрактчы хәрби бурычын үтәгәндә чын батырлык үрнәге күрсәткән. Аның Ватанга хезмәт итү турындагы карары үз халкының лаеклы улы булуы билгесе. Туганнары һәм якыннарының чиксез авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Мәңгегә йөрәкләрдә!” - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

Хушлашу чәршәмбе көнне, сәгать 14.00 да була. Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Матәм митингы Спорт урамындагы Җиңү монументы мәйданында узачак. Аннан барлык теләүчеләр зиратка китә ала.

Түбән Кама егете 2008 елга кадәр Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыган. Аннары ул Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Ике елдан соң ул уку йортыннан үз теләге белән китә.

2013 елның маенда Илнур Сибгатуллин Түбән Кама хәрби комиссариаты аша контракт буенча хәрби хезмәткә керә. Ул Ульяновскның 73612 нче хәрби частенә хезмәт итү өчен җибәрелгән. Өйләнгән, балалары юк. Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операция вакытында 2022 елның 26 февралендә һәлак була.

Илнур Сибгатуллинны мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясында җирләячәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X