Туган як

Түбән Камада һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе артарга  мөмкин

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тиешле карары проекты «Рәсми Татарстан» сайтында урнаштырылган.

Түбән Кама трамвайларында һәм автобусларында йөрү өчен тарифны 25 сумнан 28 сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә. 100 тапкыр йөрү – 23 сум торачак.  

 ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары проекты әлегә расланмаган, ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Расланган очракта, ул рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

Дәүләт комитеты шундый ук карарларны Казан, Әлмәт һәм Минзәлә өчен әзерләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: