Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

Алар ике урында - «Экоагропарк», «Комета» базарында урнашкан.

Түбәнкамалыларга безнең һәм күрше район эшмәкәрләре үзләре җитештергән экологик чиста азык-төлек  тәкъдим ителә. Ярминкәләрдә ит, балык, казылык, бал һәм сөт продукциясен алырга мөмкин.

Быел фермерлар продукциясенә бәяләр 30-50 сумга арткан. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр аңлатканча, бу терлек азыгына бәяләр арту белән бәйле.

Ярминкәләр һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә март ахырына кадәр эшләячәк.

19 марттан бөтен Татарстан буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. ТР Президенты матбугат хезмәте белдерүенчә, узган ел белән чагыштырганда, республика аграрийлары сәүдә мәйданчыкларына быел ике тапкырга күбрәк шикәр, он, яшелчә, йомырка һәм биш тапкырга күбрәк бәрәңге алып килгәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев