Туган як

Түбән Камада «Автобус» операциясе бара

Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре «Автобус» операциясен уздыра.

Бу хакта Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге профилактик чара 8 июньнән 17 июньгә кадәр бөтен Татарстан территориясендә уза.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел соңгы биш ай эчендә республика территориясендә автобус йөртүчеләр гаебе аркасында 43 юл-транспорт һәлакәте булган, 2 кеше һәлак булган, 60 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: