Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Кама районыннан өч фермер 9 млн. сумлык грант откан

Түбән Кама районыннан өч кеше “Агростартап” федераль программасы буенча сайлап алу конкурсын узып, гомуми суммасы 9 миллион сум булган грантка ия булган.

Шатлыклы хәбәр белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов үзенең «ВКонтакте»дагы шәхси битендә уртаклашкан.

Лилия Руссу 50 баш мөгезле эре терлек симертүгә грант откан.

Ирина Мамонтова сөтчелек юнәлешендә 24 баш савым сыерны үрчетү белән шөгыльләнәчәк. Шундый ук грантны Тимерхан Әмирханов алган.

“Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм куйган максатларын тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Проектны тормышка ашыру вакыты – 18 ай. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республика буенча гариза биргән 94 кешенең 69ы грантка ия булган.” - дип яза Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев