Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Кама районы өлкән буын гражданнарына өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча пилот проектта катнашачак

Түбән Кама районында шәхси медицина оешмалары өлкән буын (65 яшьтән өлкәнрәкләр) гражданнарына өйдә ярдәм күрсәтү проектына кушыла алалар.

2020 елда № 1915 карарны үтәү йөзеннән шәхси медицина оешмаларын өлкән буын гражданнарына (65 яшь+) медицина ярдәме күрсәтүгә җәлеп итү буенча пилот проект гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектларының «Өлкән буын» региональ проекты 13 муниципаль территориядә гамәлгә ашырылачак: Әлмәт, Арча, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Чистай муниципаль районнары, Чаллы шәһәре.

Шәхси медицина оешмалары өлкән яшьтәге, беренче чиратта аз хәрәкәтләнүче, шул исәптән авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга кирәкле медицина хезмәтләренең күләмен тәэмин итү өчен дәүләт ярдәме белән җәлеп ителә.

Өйдә атнага кимендә 1 тапкыр, медицина тикшерүе үткәрү, өйдә кирәкле медицина манипуляцияләре үтәү белән бару каралган.

Бу хакта тулырак мәгълүмат  ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X