Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Кама районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында

2022 елның беренче алты аенда Татарстанда автомобиль тәгәрмәче астына 74 кыргый хайван эләккән.

Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск һәм Питрәч районнары – лидерлар.

Соңгы мондый хәл 3 июньдә Түбән Камада булган. Промзонада KIA Ceed машинасы пошины бәрдергән.

Дәүләт комитеты автомобильчеләргә, бигрәк тә тыюлыклар һәм урманнар янәшәсендә, юлларда тизлек режимын сакларга, игътибарлырак булырга киңәш итә.

Мондый хәлләр очрагында 112 номеры буенча хәбәр итәргә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев