Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Кама районы, коры үлән яну сәбәпле, янгыннар саны буенча антирекорд куя

Узган ял көннәрендә Республикада коры үлән һәм чүп-чар яну аркасында 100 янгын чыккан.

Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сүзләренчә, янгыннарның саны арта бара. 12 апрельдән җомгага кадәр Татарстанда коры үлән һәм чүп-чар яну белән бәйле 22 янгын очрагы гына теркәлгән. Әмма өч көн эчендә аларның саны 122гә кадәр арткан, гомуми мәйданы 3,5 гектардан артык.

Иң күп янгын Түбән Кама районында теркәлгән –  20, Казанда – 12 һәм Яр Чаллыда – 10.

Бүгенге көннән башлап республикада янгынга каршы махсус режим кертелгән. Учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен штрафлар икеләтә артачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев