Туган як

Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын 11 очрагы расланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 60 кеше коронавирус йоктырган.

60 сы да моңарчы вирус йөртүчеләр белән контактта булучыларда ачыкланган. 

12 кеше хастаханәгә салынган, 48 кеше (җиңел яки симптомсыз формада) өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр - 4
18 дән 30 га кадәр - 10
30 дан 50 гә кадәр - 17
50 дән 60 ка кадәр -10
60 тан 70 кә кадәр - 11
70 тән 80 гә кадәр - 8
80 яшьтән 90 яшькә кадәр - 0

Яңа ачыкланган очраклардан: 

1. Казанда – 21
2. Яр Чаллыда – 12
3. Әлки районында – 3
4. Арча районында – 1
5. Әтнә районында - 4
6. Биектау районында – 2
7. Яшел Үзән районында – 4
8. Минзәлә районында – 1
9. Түбән Кама районында - 11
10. Саба районында – 1

Барлыгы 28 майга (арту буенча) Татарстанда 2966 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Тәүлек эчендә Татарстанда 124 кеше савыккан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: