Туган як

Түбән Кама 2021 елда энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстанның иң яхшы шәһәре дип танылган

Түбән Кама 2021 ел нәтиҗәләре буенча Республикада энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республика конкурсында иң яхшысы дип табылган.

Бүләкләү тантанасы Казанда Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы мәйданчыгында узган.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллинга дипломны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тапшырган.

Чара «ТЭФ-2022» Бөтенроссия форумы кысаларында «Казан экспо» мәйданчыгында узган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: