Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татьяна Голикова: 2020 елда Россиядә 1 миллионнан артык кеше ана капиталы алачак

РФ Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан «Демография» илкүләм проекты акчалары хисабына ана капиталы түли башларга йөкләмә бирде.

2020 елда Россиядә 558 меңнән артык кеше – беренче, тагын 551 мең кеше икенче балага ана капиталы алачак. «Демография» илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Голикова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ана капиталы алудан тыш, 2020 елда Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге максатларга бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган иде. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын тәэмин итәргә кушты. Шул ук вакытта, әлеге акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә, ә мондый гаиләләрдә икенче сабый дөньяга килгән очракта, аның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев