Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанның барлык районнары да гериатрия кабинетлары белән тәэмин ителәчәк

Агымдагы елда Татарстан Республикасының барлык районнарында өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү кабинетлары эшли башлаячак.

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр иткәнчә, барлыгы 37 гериатрия кабинеты ачу планлаштырыла

Моннан тыш, быел социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ пенсионерларның кимендә 12% ын өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакытлы карау системасы белән колачлау планлаштырыла. Бу 2,7 мең кеше.

Республикада гериатрия кабинетлары “Демография” илкүләм проектының “(Өлкән буын) Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын булдыру һәм гамәлгә ашыру” төбәкара проектын тормышка ашыру кысаларында булдырыла.

Фото:Рамиль Гали

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев