Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлылар «Цифрлы икътисад» проекты ярдәмендә IT-компетенцияләргә өйрәнгән

Курсларда катнашучыларның барысы да бәясе 15 мең сумга кадәр тәшкил иткән шәхси цифрлы сертификатлар алган.

Татарстанда 1000 кеше «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында IT-компетенцияләр буенча бушлай курслар узган. Аларның барысы да бәясе 15 мең сумга кадәр тәшкил иткән шәхси цифрлы сертификатлар алган. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1000 татарстанлы шәхси цифрлы сертификат алды. Курсларда катнашкан кешеләр арасында 25 яшькә җитмәгән егетләр-кызлар да, 46 яшьтән узган кешеләр дә бар иде. „Цифрлы икътисад“ илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен кадрларны укыту иң мөһим бурыч булып тора», — дип белдерде ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Бушлай курслар 2019 елда Россиянең биш төбәгендә үткәрелә башлады. Проектта 18 яшьтән 100 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.

Татарстанлылар арасында «Минем документлар» хезмәт күрсәтү үзәкләрендә мәгълүмати системалар белән идарә итү, шәхси мәгълүмат информацион системаларында эшкәрткән вакытта шәхси мәгълүматның иминлеген тәэмин итү, SMM-менеджер компетенцияләре, цифрлы продуктлар булдыру, шулай ук программалаштыру һәм Python ярдәмендә мәгълүматларга анализ ясау ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләрдән санала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X