Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлылар табибларга рәхмәт хатын Yardam.ru порталы аша җибәрә ала

«Табибларга хатлар» сервисы аша хат юлларга мөмкин.

Республиканың һәр кешесе медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмати порталында эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала. Бу турыда Тататарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен табибларга рәхмәтләрне әйтү өчен Yardam.ru сайтында хат язып калдырырга мөмкин. Моның өчен үз исемеңне атап, хатның кайсы хастаханәгә юллавылуын күрсәтергә кирәк. Теләге булган кешеләр хатка фото да өсти ала.

Хатларны yardam@tatar.ru почта адресына да җибәрергә була.

«Табибларга хатлар» сервисы май ахырында эшли башлаган. Акциядә рәхмәт хатын язып, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашкан иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X