Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлыларны апрельдә өстәмә ял көне көтә

Ә киләсе озын яллар май аенда булачак.

Чәршәмбе, 10 апрельдә, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Изге Рамазан ае һәм бер айлык ураза тәмамлана, дип яза «Шәһри Казан».

9 апрельдә эш көне гадәти график буенча бер сәгатькә кыскартыла.

Россиялеләрне киләсе озын ял көннәре май аенда көтә. Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган җитештерү календаре буенча, 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр ял итә алачакбыз. 27 апрельдәге ял көне 29 апрельгә күчереләчәк. Шулай итеп, майның беренче бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасы булачак.

Моннан тыш, татарстанлыларны Җиңү көнендә (9-12 май), Россия Көне (12 июнь), Корбан бәйрәме (ял итү 16-17 июньгә күчерелә), Халыклар бердәмлеге көне (3-4 ноябрь) хөрмәтенә ял итү көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев