Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанга якынлашып килүче «Ольга» циклоны тагын кар алып киләчәк

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе Телеграм-каналына Үзәк Россиягә кичә килгән «Ольга» циклоны төшерелгән сурәтне куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ». 

«Метеор-М» иярченле фотосында — «Ольга» циклоны. Ул Гренландиянең көньягында барлыкка килгән һәм Идел буена таба хәрәкәт итә«, — дип билгеләп үтә Роскосмосның матбугат хезмәте.

Фото ясалган вакытка кар болытлары Татарстан территориясенә килеп җитмәгән, әмма Мәскәү, Воронеж һәм Волгоградка кадәр барып җиткән.

Ял көннәрендә ил башкаласында явым-төшемнең айлык нормасының чиреге яварга тиеш. Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә М4 «Дон» трассасында кар яуганда 29 автомобиль бәрелешкән — нәтиҗәдә бер кеше үлгән һәм тагын 7се имгәнгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда җепшек кар. Буран фаразлана һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил исә (көндез секундына 20 метрга кадәр тизлектә).

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак. Горький тимер юлы якынлашып килүче циклон аркасында көчәйтелгән эш режимына күчте.

Фото: t. me/roscosmos_gk/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев