Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында якынча 250 предприятие катнашты

Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте.

2023 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 248 предприятие катнашты. 

Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды. Проектта катнашкан предприятиеләрнең 241 вәкиле «2021-2023 елларда җитештерүчәнлекнең лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасын үтте. Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте.

Ведомствода шулай ук республиканың «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 2024 ел азагына кадәр гамәлгә ашырылырга тиешле максатларын билгеләп үттеләр. Алар арасында — илкүләм проект чараларын тормышка ашыруга икътисадның чимал булмаган база тармакларындагы 252 предприятиене җәлеп итү; илкүләм проектта катнаша торган предприятиеләрнең 4 060 хезмәткәрен һәм төбәк командалары вәкилләрен хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү инструментларына өйрәтү; ел саен остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре бәйгесен уздыру.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев