Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда урманнар мәйданын арттыруга бер ел эчендә 197 млн сум акча тотылачак

Язгы урман культуралары сезонында республика урман хуҗалыклары 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарган.

Тулаем алганда, 2020 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн.сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән техника сатып алуга — 46,4 млн. сум. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. «Мин агымдагы елда „Экология“ милли проектының „урманнарны саклау“ федераль проекты кысаларында „Татарстан Республикасында урманнарны саклау“ төбәк проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләргә теләр идем. Аның төп максаты-2024 елга кадәр 100% ка урманнарны яңадан торгызу балансын тәэмин итү. Моңа ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнгән. Беренче күрсәткеч "урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте". 2020 елда әлеге күрсәткеч 69,8% тәшкил итә", - диде спикер.
Быел урманнарны торгызу мәйданын арттыруга федераль бюджеттан 143,4 млн сум, урман торгызу өчен урман орлыклары запасын формалаштыруга 7,9 млн сум акча бүлеп бирелгән. Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды. Әлеге чорда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан төбәк проекты буенча 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Урман культуралары 2,1 мең гектар мәйданда утыртылды, урман үрчетү — 103, катнаш урман торгызу-тугыз гектарда.
Фото Султан Исхаков/tatar-inform.ruсайтыннан

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/24-08-2020/na-uvelichenie-ploschadi-lesov-v-tatarstane-za-god-potratyat-197-mln-rubley-5765708

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев