Туган як

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Россиядә 65 төбәктә коронавирус йогышының 3388 яңа очрагын теркәлгән.

Россиядә авыручыларның гомуми саны 24 490 кеше. Бу хакта "Стопкоронавирус. рф" рәсми сайты хәбәр итә.

15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә 3388 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, 292 кеше терелгән, 28 кеше үлгән.

Татарстанга килгәндә, пандемия башланганнан бирле ачыкланган авыручылар саны 107. Дәваланучылар 14 кеше. Коронавирус инфекциясеннән үлем очрагы юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: