Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда тавыш бирү участокларына берьюлы уникедән артык кеше кертелмәячәк

Роспотребназор таләбе буенча биналарны дезраствор белән җыештыру һәм мәҗбүри төстә җилләтү каралган.

Татарстанда тавыш бирү участокларына берьюлы 8 — 12 кеше генә үткәреләчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Сайлау участокларына килгән һәр гражданинга битлекләр, перчаткалар, ручкалар өләшенә һәм тән температурасы үлчәнеләчәк.

Сайлау участокларында антисептик чаралар урнаштырылачак. Ара калдыруны төгәл үтәү өчен 1,5 метр ераклыкта тамгалар ясалган, яшерен тавыш бирү өчен, кабиналарда алгы пәрдәләр булмаячак». Тавыш бирүдә катнашучы паспорты сайлау комиссиясе әгъзасына тапшырыла алмый, ачып күрсәтергә генә тиеш була», — дип әйтеп үтте Кондратьев.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев