Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда тагын 5 COVID-19 авыруын ачыклаганнар

Татарстан территориясендә яңа коронавирус йогышы белән авыруның биш яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта республика оператив штабы хәбәр итә.

 

Авырулар Швейцариядән һәм Италиядән кайтканнар. Барысы да элек медицина күзәтүе астында үз-үзләрен изоляцияләүдә булган. Алар Казанда, Республика клиник хастаханәнә салынган.

 

Пациентларның хәле канәгатьләнерлек хәлгә якынрак, температураның артуы теркәлмәгән.

 

Шулай итеп, 31 мартка Татарстанда 19 коронавирус очрагы теркәлгән. Бер кеше сәламәтләнде.

 

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 73 төбәктә коронавирус йогышының 2337 очрагы расланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев