Туган як

Татарстанда судно баткан

10 июль көнне кич белән Идел елгасында судно баткан.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл Югары Ослан районының Захваткино авылы янында булган. Бәхеткә, суднодан ерак түгел «Добрый» теплоходы үтеп барган. Аның ярдәмендә Казанның елга портына 30 кеше эвакуацияләнгән.

һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Судноны тикшерү өчен ТР Эзләү-коткару хезмәтенең ЗПСО-2 водолазлары җәлеп ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: