Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарын арттырачаклар

Бу хакта төбәк Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләгән.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән. Наил Залаков белдерүенчә, 2015 елда шикәр комын күпләп сату бәясе бер килограмм өчен – 47 сум, ә ваклап сатуда 50,6 сум тәшкил иткән, әмма 2019 елда күпләп сату-җибәрү бәяләре 20 сумга кадәр кимеде.

Шул сәбәпле шикәргә бәяләр үсеше быел бик сизелә. Күпләп сату бәясе килограммына 44 сумга кадәр җиткән. Хәзер бәяләр кимүе күзәтелә.

– Республикада шикәр кытлыгын булдырмас өчен 2021 елда чәчү мәйданнарын 54 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз, – диде Наил Залаков. Фото: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев