Туган як

Татарстанда республиканың барлык укучылары өчен «Мин - укучы» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрделәр.

Аны IOS һәм Android ка йөкләтеп алырга мөмкин.

"Мин - укучы" - ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, ТР Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының татар һәм рус телләрендәге цифрлы сервисы. Аны 10 республика мәктәбеннән 500 бала ай дәвамында сынап карады. Алар шәхси цифрлы ярдәмче белән бергә укыган һәм эшләүчеләр командасына үз идеяләре һәм тәкъдимнәрен җиткергән.
Хәзер мобиль кушымта укытучыдан расписание һәм комментарийларны хәбәр итә, өй эше турында искә төшерә, өлгереш һәм аның динамикасын күрсәтә.

фото http://muslumirc.ru/index.php

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: