Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда полицейскийлар изоляция режимы чорында 1500 такси һәм автобусны тикшергән

Үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда автобус йөртүчеләргә карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 94, такси йөртүчеләргә 177 административ беркетмә төзелгән.

Татарстанда полицейскийлар изоляция режимы вакытында 1500гә якын такси һәм автобусны тикшергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан ЮХИДИ инспекторлары автобуслар һәм таксида пассажирлар һәм багаж ташуны өзлексез контрольдә тота.

Әйтик, муниципальара пассажирлар һәм багаж ташуга чикләүләр кертелгәннән алып автоинспекторлар 499 автобус һәм 943 таксины тикшергән. Автобус йөртүчеләргә карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 94, такси йөртүчеләргә 177 административ беркетмә төзелгән. Моннан тыш, үзизоляция режимын бозган һәм үзләре белән эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән белешмәләр дә, СМС-пропусклар да булмаган такси пассажирларына карата 70 җинаять эше кузгатылган.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне изоляция режимын һәм шәхси куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә чакыра. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода Татарстанда яшәүчеләр һәм кунакларга.

Фото: Государственная автоинспекция

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X