Туган як

Паркларга һәм скверларга барырга мөмкин

12 майдан, Татарстанда паркларга һәм скверларга бару рөхсәт ителә. Бу хакта Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.

Паркларда йөрергә мөмкин булса да, алар территориясендә кафелар бары тик алып чыгу һәм китереп бирү өчен генә эшләячәк.

Шулай ук паркларда булганда кайбер чараларны үтәргә кирәк: битлекләр һәм перчаткалар кияргә, антисептик кулланырга, дистанцияне үтәргә. Ә менә балалар һәм спорт мәйданчыкларына әлегә йөрү тыела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: