Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда никахлашучылар һәм аерылышучылар саны кимегән

Агымдагы елның гыйнварында республикада 1006 никах теркәлгән.

2024 елның гыйнварында Татарстанда никахын рәсми теркәүчеләр һәм аерылышучылар саны кимү теркәлгән. Республиканың социаль-икътисади хәле турында Татарстанстат әзерләгән докладта шулай диелә, дип яза «Татар-информ».

Агымдагы елның гыйнварында республикада 1006 никах теркәлгән. Гаилә корырга теләгән парлар 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 69га азрак булып чыккан.

Шул ук вакытта, төбәктә 1038 аерылышу очрагы теркәлгән, бу 2023 елның гыйнварыннан 109га азрак.

2024 елның беренче аенда Татарстанда никахлар һәм аерылышучылар саны бертөрле диярлек булган.

Узган елда никахларын рәсмиләштерүчеләрнең дә, аерылышу очракларының да кимү тенденциясе күзәтелгән.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Идел буе федераль округының башка субъектлары фонында Татарстанда аерылышулар дәрәҗәсенең нинди булуы хакында сөйләгән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев