Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда мәктәп яны лагерьларын август аенда гына ачарга планлаштыралар

Быел Татарстанда мәктәпләр базасында җәйге сәламәтләндерү лагерьларын җәйнең соңгы аенда ачарга планлаштыралар. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, июнь аенда мәктәп яны лагерьларын ачып булмый, июль аенда имтихан кампаниясе узачак. Шуңа күрә моны август аенда эшләү планлаштырыла.

Шулай ук ул быел мәктәп яны лагерьларында җитмеш меңгә якын яшь татарстанлы ял итәчәк, дип билгеләп үтте. Август аенда барлыгы меңнән артык мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев