Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда министрлык һәм ведомстволарга кайнар элемтә аша мөрәҗәгать итеп була

Эшкуарларга ярдәм күрсәтү өчен Икътисад министрлыгы, Татарстан Гарантия фонды, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы (һ.б.) белгечләре белән консультацияләр үткәрелә.

Коронавирус аркасында килеп туган санэпидемиологик вазгыять шартларында Татарстанда республика халкына ярдәм күрсәтү өчен төрле ведомстволар оештырган кайнар элемтә телефоннары эшли.

23 мартта бизнес-омбудсменның кайнар элемтә телефоны эшли башлады: (843) 203-29-08. Белгечләр эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, бизнес алып баруга кагылышлы сорауларга җавап бирә.

Эшкуарларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы сораулар буенча гражданнар ТР Икътисад министрлыгы (843-52) 4-90-90) һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды (843-52) 4-90-90) тарафыннан оештырылган кайнар элемтә телефоннарына мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Гарантия фонды вәкилләре бизнеска гарантияләр һәм җаваплылыкны үз өстеңә алу рәвешендәге дәүләт ярдәме чаралары тәкъдим итү, шулай ук ташламалы кредит бирү белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Телефоны: (84-32) 93-16-94.

Азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшенә бәйле сораулар буенча татарстанлылар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итә ала. Телефоны: (84-32) 21-76-23.

Шулай ук эшкуарларның контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» кайнар элемтәсе эшли. Телефоны: 8 (800-22) 2-37-22 (Россия буенча шалтырату бушлай).

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре исә көтелмәгән хәлләр белән бәйле сораулар буенча консультация үткәрәчәк: Телефоннары: (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев