Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда меңнән артык ишегалдының план-схемасы буенча фикер алышу булды

Татарстанда яшәүчеләр апрель һәм май айларында төзекләндерү схемалары буенча 5,5 меңнән артык комментарий калдырган.

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Бу хакта «Безнең ишегалды» президент программасы порталында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, апрель һәм май дәвамында план-схемалар dvor.tatar сайтында чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның фикерен исәпкә алуны программаның мөһим принцибы итеп билгеләде. Эпидемиологик вазгыять аркасында төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу интернет аша узды.

12 майда тәмамланган иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык комментарий калдырган. Барлык тәкъдимнәр муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, муниципаль проектлаучылар план-схемаларга үзгәрешләр кертәчәк һәм dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерү планнарының финал версияләрен тәкъдим итәчәк.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов, дөньядагы катлаулы икътисадый хәлгә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы 5 ел дәвамында тулысынча төгәлләнәчәк — программага кертелгән барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк, дип белдерде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев